Бөекбританиянең Сток-он-Трент шәһәре советы мәктәпләр өчен Рамазан ае вакытына махсус кулланма бастырып чыгарган. Чөнки яңа уку елы башында мөселман укучылар әле ураза тота торган була.
Документта мәктәп җитәкчелеге өчен бик күп файдалы мәгълүматлар язылган. Мисал өчен, директорларга Рамазан вакытында расписаниегә йөзү һәм җенси тәрбия дәресләрен кертмәскә тәкъдим ителә. Йөзү дәресләрендә балалар ялгыш кына су йотып, уразасын бозарга мөмкин. Җенси тәрбия дәресләрендә исә ураза тотучылар «ялгыш» уйларга бирелеп китү куркыныч бар, диелгән кулланмада. «Әлеге рәсми документ ураза тотучы укучылар үзләрен башкалардан ким итеп хис итмәсен өчен төзелде», - ди аны эшләүчеләр.
Шәһәр советы әлеге кулланманы Бөекбританиянең Мөселман шурасы тәкъдиме белән эшләгән. Әлеге шурага исә 500 тирәсе дини һәм иҗтимагый оешма керә, дип хәбәр итә «Би-Би-Си».
Исегезгә төшерәбез, Рамазан быел 11 агустта башлана һәм 30 көн дәвам итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык