Быелгы кебек корылык Россиядә соңгы тапкыр 40 ел элек булган, дип хәбәр итә РФ Президентының һава торышы буенча киңәшчесе Александр Бедрицкий.
Гадәттән тыш эсселек Россиянең 14 төбәгендә күзәтелә. Алара арасында Татарстан, Башкортостан, Оренбург, Саратов, Самара өлкәләре бар. Корылык аркасында үзәк төбәкләрдә 9 миллион гектар мәйданда иген юкка чыккан. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр быел уңыш булмады, дип борчыла. Чөнки күбесенең дәүләткә кредит түлиселәре бар.
«Мондый корылык илдә соңгы тапкыр 1972 елда булган. Моны климат үзгәрүнең сәбәбе дип атап ашыгырга кирәкми. чөнки климатны билгеләү өчен 30 ел дәвамында тикшерүләр алып барырга кирәк. Шуңа күрә без әлегә мондый корылык тагын булырмы, алдагы елга да шушындый һава торышына әзерләнергәме икәнен төгәл әйтеп булмый. моның өчен озак вакытлы, җитди тикшерүләр алып барылырга тиеш», - диде Бедрицкий.
1975 елдагы корылык нәтиҗәсендә көтелгән уңышның өчтән берен генә җыеп алган булганнар, дип хәбәр итә РИА «Новости»

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык