Гарәп Әмирлеге Ислам идарәсе тарафыннан игълан ителгән фәтва нигезендә, вувузела 100 децибелдан артык тавыш чыгарса һәм ишетүгә зыян салган очракта хәрам, дип санала. Аңлатмада аның кешене чукрак калдыру ихтималлыгы булганлыктан хәрам булуы әйтелә.
Абу Дабидә нәшер ителгән The National газетындагы хәбәргә караганда, бу мәсьәләне дини идарәдә фәләстинле бер эшмәкәр күтәреп чыга. Британиядән 10 мең данә вузузела сатып алырга теләгән Зыя әд-Дин, вувузеланың тискәре йогынтысы турында ишеткәч, аны сатып алудан баш тарта. Эшмәкәр вувузела турында укый башлагач, аның асылда Африкада шаманнары тарафыннан шайтанны куу максатында куллануы турында мәгълүматка очрый. Бу хактагы вәсвәсәне бетерү өчен дини идарәгә барып вувузела турында фәтва сорый.
Гарәп Әмирлекләре фәтвасына караганда, вувузела бары тик стадионнарда гына кулланыла ала. Әмма ул 100 децибелдан артык тавыш чыгармаска тиеш. Әлеге фәтва кеше колагының 100 децибелдан артык тавышта зыян күрүен раслаган гыйльми тикшерүгә нигезләнеп бирелгән, дип хәбәр итә «Исламский портал».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык