Соңгы 5 елда Татарстанда кызлар арасында бала төшертүләр саны 2 тапкырга кимегән, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре Елена Игнашина. Әмма әле һаман да 100 дөньяга килгән балага 73 аборт туры килә. «Бала төшертү – хатын-кыз һәм аның гаиләсе өчен мөһим вакыйга, - диде ул. – Һәм кайвакыт аның йогынтысы бөтен язмышны үзгәртергә мөмкин. Бу аеруча яшь кызларга кагыла».
Үткән елда республикада 18 яшькә кадәрге 1031 кыз авырга узган (2008 елда бу сан 1192 булган). Аларның яртысы нарасыйларын дөньяга китергән. Иң яшь әнигә нибары 10 яшь. Кыз баланы төшерүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә, сабый сәламәт булып туган.
2009 елда 15 яше дә тулмаган 15 кыз бала төшерткән. 15-17 яшьлекләр арасында исә бала төшертүләр саны 500гә якын. Бу саннарны бераз гына булса да киметү өчен кызлар арасында агарту эшләре алып барырга кирәк. Гаилә институтын ныгыту, гаиләгә җитди мөнәсәбәт булдыру өчен кызларны да малайларны да яшьтән үк тәрбияләү мөһим. Бу уңайдан дин ярдәмгә килә алачак, ди белгечләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык