Уфада мөслимәләр өчен такси хезмәте барлыкка килде

Уфада мөслимәләр өчен махсус такси хезмәте тәкъдим ителде. Анда клиентларга бары тик хатын-кыз йөртүчеләр генә хезмәт күрсәтә. Бу турыда

БӘЙЛЕ
2010 Июл 13

17,04 KbУфада мөслимәләр өчен махсус такси хезмәте тәкъдим ителде. Анда клиентларга бары тик хатын-кыз йөртүчеләр генә хезмәт күрсәтә. Бу турыда башкаланың «Ләлә-Тюльпан» мәчетендә «Хәзерге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларының роле» фәнни-гамәли конференциясе вакытында игълан ителде. Россия Ислам университеты тарафынан оештырылган бу чара төрле милләт, төрле яшьтәге һәм төрле өлкәдә эшләүче гүзәл затларның игътибарын җәлеп итте.

Конференция эшендә Россия Ислам университеты укытыучылары һәм студенттары, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты хезмәткәрләре, хәйрия һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Чыгышларда гаилә мөнәсәбәтләре, балалар тәрбияләүгә һәм дингә өйрәтүдә ананың роле, мөселман хатын-кызларының әхлакый кыйммәтләре һәм хокуклары, мөселман җәмгыятендә хатын-кызның роле кебек темалар күтәрелде. Докладларның күбесендә, динебездә дә, җәмгыятьтә дә ирләр һәм хатын-кызлар тиң хокуклы, дигән фикер әйтелде. Исламда аларга тиң хокуклар бирелгән. Шуңа күрә бүген мөслимәләр гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү белән генә шөгыльләнеп калмый, ә сәяси, социаль, мәдәни тормышта да актив катнаша. Башкортстанда ислам динен тотучы хатын-кызлар арасында уңышлы эшкуарлар, укытучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре бар.

Конференция вакытында шулай ук мөслимәләр өчен яңа кием модельләре дә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә «Башинформ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе