Татарстанның Балык Бистәсе районында мөселман хатын-кызлары өчен су коену костюмнары тегә башлаганнар. Татарстан Мөслимәләр берлеге башлангычында кирәкле материаллар, тегү әсбаплары алынган. Коену костюмнарын районның Үзәк мәчетендә тегәләр.
Мөслимәләр берлеге вәкиле Гөлүсә Мәхмүтова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүенчә, мөслимәләр өчен коену костюмнарына сорау зур. Алар гадәттә кибеттә шактый кыйммәт тора. Хәзер исә теләгән һәр кеше үзенә шундыйны тектерә ала.
Балык Бистәсе районында яшәүче мөслимәләр, махсус костюмнар киеп, Кама елгасында су коена ала. Шулай ук «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында да алар өчен махсус дәресләр үткәрелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык