Ирандагы Матдәләр һәм энергия тикшерү үзәге башлыгы Али Әзһәр Туфик хәбәр итүенчә, Ислам конференциясе оешмасы вәкилләре Тәһранда нанотехнологияләр өйрәнү үзәге ачарга ниятли икән.
Иран масскүләм мәгълүмат чаралары язуынча, әлеге үзәк башлыча кояш энергиясен өйрәнү, аны гамәлдә куллану юлларын эзләү белән шөгыльләнәчәк.
Туфик әфәнде: «Нанотехнологияләр өйрәнү үзәге моңа кадәр эшләп килгән Матдәләр һәм энергия тикшерү үзәге базасында оештырыла. Яңа оешма халыкара мәйданда үзен күрсәтә алыр, нәтиҗәдә, нанотехнологияләр һәм яңа технологияләр өлкәсендә чит илләр белән элемтә урнаштыру мөмкин булыр», - дип өметләнә.
Иран үз чиратында әлеге фәнни оешмага өстәмә акча бүлеп бирергә дә әзер, дип хәбәр итә MIGnews.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык