Кембридж мәчетенең түбәсендә бакча да булачак

Үзенең кабатланмас архитектурасы, танылган университеты белән дан тоткан Кембридж шәһәрендә тиздән мәчет тә булачак. Яңа мәчетне гадәти итеп кенә

БӘЙЛЕ
2010 Июл 13

Үзенең кабатланмас архитектурасы, танылган университеты белән дан тоткан Кембридж шәһәрендә тиздән мәчет тә булачак. Яңа мәчетне гадәти итеп кенә төзергә җыенмыйлар. Ул экологик яктан чиста итеп эшләнәчәк.

Моңа кадәр шәһәрдә мөселманнар өчен бер генә мәчет тә хезмәт күрсәтми иде. Күп еллар дәвамында мөселманнар намаз уку өчен көйләнелмәгән, тәхарәтханәләре булмаган биналарны арендалап, җәмәгать намазларын шунда укыганнар. Ә мөселманнарның саны һаман саен арта бара икән. Нәтиҗәдә, 2008 елда мәчет төзү өчен җир сатып алына. Әмма мөселманнар шунда ук ашыгып, мәчет төзү эшенә тотынмыйлар. Алар иң баштан ук экологик чиста материаллар кулланып, Аллаһ йортын табигатькә зыян китерми торган итеп эшләргә ниятлиләр.

Мәчет төзелешен алып баручыларның берсе Тим Винтерс бу уңайдан: «Ислам дине табигатьне сакчыл карауны күздә тота. Без Аллаһы Тәгалә биргән байлыкны саклап тотарга тиешбез. Шуңа күрә мәчет төзегендә без җирле экологик хәрәкәтне дә уздырып җибәрдек. Чөнки төзелештә экологик яктан куркынычсыз булган иң алдынгы технологияләр кулланыла. Мәчетнең түбәсендә бакчага кадәр булдырдык», - дип  сөйләгән.

Мондый мәчет төзелү башка илләрдәге мөселманнарны да экология мәсьәләсенә йөз белән борыр, дип өметләнә алар, дип хәбәр итә IslamNews.ru сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе