Россия Кыргызстанга гуманитар ярдәм күрсәтергә ниятли. Ярдәм акчалата һәм ягулыклата булачак.
Вице-премьер Игорь Сечин сүзләренчә, Россиядәге нефть компанияләре күршеләргә 20 мең тонна тирәсе дизель ягулык җибәрергә әзер. Әлеге ягулык гуманитар йөк булганлыктан, чик түләүләреннән дә азат ителәчәк. Аны Кыргызстанга җибәрү буенча проблемалар булырга тиеш түгел, дип искәртте вице-премьер.
Шулай ук Россия Казахстан белән берлектә кыргызларга акчалата ярдәм дә күрсәтергә уйлап тора. Финанс министры Алексей Кудрин әйтүенчә, әлеге ярдәм 10 миллион доллар тирәсе булыр, дип көтелә. «Хәзер без Казахстан һәм Евразия үсеш банкы белән берлектә Кыргызстанга нәрсәләр кирәк икәнен ачыклыйбыз. Акча иң кирәкле өлкәләрдә тотылырга тиеш. Болар - социал өлкә һәм эчке сәясәт. Иң беренче чиратта, илдә тотрыклылык булдырырга кирәк», - дип белдерде Курдин.
Бу акчалар халыкара эшчәнлеккә тотылырга тиешле резервтан алыначак. Кудрин әлеге ярдәм федераль бюджетка төзәтүләр кертүне таләп итмәячәк, дип вәгъдә итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык