Путин ярдәм вәгъдә итте

Соңгы 10 ел дәвамында Татарстанда бөртекле культуралар ел саен 4-5 млн. тонна күләмендә җыелып алына иде. Быел исә уңыш 1 млн. тонна гына булыр, дип көтелә. Бу турыда ТР Президенты

БӘЙЛЕ
2010 Июл 13

42,2 KbСоңгы 10 ел дәвамында Татарстанда бөртекле культуралар ел саен 4-5 млн. тонна күләмендә җыелып алына иде. Быел исә уңыш 1 млн. тонна гына булыр, дип көтелә. Бу турыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  РФ Хөкүмәтенең Президиум утырышында белдерде.

Утырышны РФ Премьер-министры Владимир Путин алып барды. Биредә сүз Россия төбәкләрендәге корылык нәтиҗәсендә салынган зыянны бетерү турында барды, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте. Утырышта корылыктан иң күп зыян күргән субъект җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов утырыш вакытында интервенцион фондтан республикага 1 млн. тонна бөртекле культура бүлеп бирүләрен сорады. Р.Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан мал үрчетү белән шөгыльләнүче эре төбәкләрнең берсе. Күмәк хуҗалыкларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларны күп асырыйлар. «Мөгезле эре терлекнең санын саклап калырга иде. Корылык нәтиҗәсендә республикада малларны азык-төлек белән тәэмин итүдә  авырлыклар килеп чыгарга мөмкин», - дип белдерде бу уңайдан Татарстан җитәкчесе. Шулай ук ул әлеге өлкәдә эшләнгән эшләрне дә искәртеп үтте: бүген чит төбәкләрдә Татарстаннан 100 отряд азык әзерләү белән шөгыльләнә. Әмма бүген республикага мал азыгы сатып алу өчен дотацияләр кирәк. Чөнки мал үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар банклардан кредит ала алмаячак. 

Владимир Путин исә башка төбәк җитәкчеләренә дә Татарстан кебек актив эш итәргә киңәш итте. Корылыктан зыян күргән төбәкләрне федераль үзәктән өстәмә ашлык һәм матди ярдәм белән тәэмин итәргә вәгъдә итте.

Сүз уңаеннан, корылыктан быел Россиянең 14 төбәге зыян күргән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе