Төньяк Осетия-Алания Республикасы Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары Хаҗиморат хаҗи Гацалов «Ансар.Ru» порталына хәбәр иткәнчә, тиздән Беслан шәһәрендәге мәчетне төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Иман йортын ачу тантанасы июль ахыры – август башында булыр, дип планлаштырыла.
Бер катлы таш мәчет Тулатово бистәсендә (хәзерге Беслан шәһәре) 1907 елда ук төзелгән була. 1847 елдан башлап исә ул урында агач мәчет була. Әмма Совет чорында мәчет үз функцияләрен башкарудан туктый. Озак еллар биредә сөт заводы эшли, ә соңгы 10 елда бина бөтенләй ташландык килеш тора.
Төньяк Осетия мөселманнары мәчетне төзекләндерү теләген белдерә. Бу теләк җитәкчелек тарафыннан да хуплана. Мәчетне төзекләндерүгә үзеннән зур өлешне Бесланның Правобережный районы башлыгы Рулсан Дауров кертә.
Мәчет бинасында инде бөтен кирәкле коммуникацияләр кертелгән, пластик тәрәзәләр куелган. Эчке төзекләндерү эшләре дә тиздән тәмамланачак. Мөфти урынбасары әйтүенчә, мәчет өчен келәмнәр һәм люстраларга заказ бирелгән.
Яңартылган мәчетнең сыйдырышлылыгы – 300 кеше. Төп бинадан тыш, мәчет ишегалдында тәһарәтханә булачак, дип хәбәр итә «Ансар.ру» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык