Казанда да картлар йорты ачылачак

Казанның Дәрвишләр бистәсендә картлар йорты ачарга ниятлиләр. Аның директоры Әлфис Әхмәтгалиев булачак. Аның сүзләренчә, әлеге йортны ачуның төп

БӘЙЛЕ
2010 Июл 12

24,42 KbКазанның Дәрвишләр бистәсендә картлар йорты ачарга ниятлиләр. Аның директоры Әлфис Әхмәтгалиев булачак. Аның сүзләренчә, әлеге йортны ачуның төп сәбәбе - җәмгыятьнең эчү белән чирләве. «Бездә күпләр башта аракы эчә, аннан беркемгә дә кирәкләре калмагач, инвалидка әйләнә. Бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергәч аларны социаль оешмаларга урнаштыралар. Күп очракта балалары йорт-җирләрен, мөлкәтләрен алып әти-әниләрен куып чыгара һәм картлар йортларына җибәрә», - ди Әлфис әфәнде.

Дөрес, әле Казанда моңа кадәр картлар йорты юк иде. Күп очракта караучысыз калганнарны һәм балалары баш тараканнарны кайбер районнарда булган картлар йортларына урнаштырдылар.

Казандагы картлар йорты 120 кешегә исәпләнгән булачак. Әлегә Әхмәтгалиев бу йортның ни рәвешле эшләве тәгаенләнмәгән, дип белдерә. Ул үзе аның картлар килеп сәламәтлекләрен ныгытып китә торган тернәкләндерү үзәге булуын тели. Шунда ук өлкән яшьтәгеләрне тернәкләндергәндә фәнни-тикшеренү эшләр алып барылса тагын да яхшырак булыр иде, ди.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, республикада 31 инвалидлар һәм картлары йорты бар. Бүген анда барлыгы 1895 кеше яши, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе