«Сөембикә варислары» Ялтага китте

2010 елның 9 – 21 июль көннәрендә Кырым Республикасы Ялта шәһәрендә V “Сөембикә варислары” Балалар иҗатының төрки-татар халыкара фестивале уза. Быел әлеге чара

БӘЙЛЕ
2010 Июл 12

15,19 Kb2010 елның 9 – 21 июль көннәрендә Кырым Республикасы Ялта шәһәрендә V “Сөембикә варислары” Балалар иҗатының төрки-татар халыкара фестивале уза. Быел әлеге чара Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Анда Россия, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Литва, Польша һәм башка илләрдән яшь талантлар катнаша. Фестивальне ачу тантанасы 11 июльдә үтте. Йомгаклау гала-концерты исә 20 июльгә планлаштырылган.

Матур традициягә әйләнгән “Сөембикә варислары” фестивале Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым автоном республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сәфиуллина инициативасы белән үткәрелә.

Фестиваль-бәйге 5 номинация буенча үткәрелә: вокал, бию, инструменталь жанр, нәфис сүз, рәсем. Сайлап алу туры читтән торып үткәрелә. Йомгаклау туры исә Ялтада үтә. Җиңүчеләр Гала-концертта катнаша.

Фестиваль программасында: экскурсияләр, иҗади очрашулар, семинарлар, мастер-класслар, Сабантуй милли бәйрәме, “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе, спорт-сәламәтләндерү чаралары һ.б.

Фестивальне оештыруда “Сәләт” Яшьләр иҗтимагый фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Кырым-татар халкының Милли Мәҗлесе” (Симферополь шәһәре), Ялта шәһәре мэриясе, “Акчура” мәдәни үзәге (Ялта шәһәре) дә ярдәм итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе