Башкортстанның Үзәк диния Нәзараты балалар арасында Коръәнне сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесенең чираттагысын оештырды. Бу юлы ул Уфадан ерак булмаган Чишмә районында үтте.
Чишмә районы соңгы елларда мөселманнарның җәй саен җыела торган төбәгенә, бергәләп Хөсәенбәк мавзолеена сәяхәт кылу, намазлар уку урынына әйләнде. Аны хәтта «Башкортстан хаҗ сәфәре урыны» дип тә атый башладылар. Шуңа күрә балаларның ислам нигезләрен белү бәйгесен биредә оештырырга булдылар.
Ярышмада йөзгә якын бала катнашты. Алар Коръәнне төрле күләмдә яттан сөйләү буенча төрле номинацияләрдә көч сынашты. Иң оста сөйләүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әлеге бәйгегә килә алмаганнар июль азагында Уфадагы «Ләла» мәчетендә үтәчәк бәйгедә дә үз сәләтләрен күрсәтә алачак, дип белдерде.
Быел Коръәнне сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә дә оештырылган иде. Анда да бар республикадан 200дән күбрәк бала катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде