Ирак метеорологлары берничә көн элек Багдадта эсселек 55 градустан артачагы турында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә әлеге яңалыктан соң шешәле суга, бозга һәм шәхси электрогенератор эшләп чыгарган электр энергиясенә кискен генә бәяләр арткан. Җомга вәгазьләрендә дә бозга һәм электр энергиясенә бәя күтәрелү төп мәсьәләгә әйләнгән. Бу уңайдан «Габдел Кадер әл-Гиляни» мәчете имамы шәех Сәлах әд-Дин Исмәгыйль: «Боз ясап чыгаручы яки электр энергиясе тәкъдим итүче шәхси эшкуарлар халыкның авыр хәленнән файдаланмасыннар иде», - дип белдерде. Ә намаздан соң меңләгән халык урамга чыкты. Алар дәүләтнең халыкны тиешле дәрәҗәдә тәэмин итмәве белән канәгать түгел.
Багдадның күп кенә районнарында ут көнгә ике сәгатькә генә бирелә. Суыткычлар бу вакытта суынырга да өлгерми кала. Бу очракта бердәнбер котылу чарасы - боз сатып алу. Әмма аның да бәясе күтерлгәннән күтәрелә бара. Багдадта бүген уртача боз кисәген 5-6 долларга сатып алырга була. Ираклыларның хезмәт хакы аз булуын исәпкә алсаң, аларның ярты акчасы боз алырга гына китеп бара.
Бозның сыйфаты да начарланганнан начарлана бара икән. Остарак эшкуарлар аны хәзер Тигр елгасыннан алынган судан гына ясый башлаган. Халык бик зарланганга күрә үткән атнада махсус комиссия дә төзелгән булган. Алар шәхси электр станцияләрен һәм боз ясау заводларын күзәтеп торырга тиеш. Әмма әлегә кадәр алга китеш күзәтелми.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык