Европа башкалалары арасында Афина мәчете булмаган бердәнбер шәһәр иде. Шәһәр җитәкчелеге әлеге гаепне, ниһаять, төзәтергә булды. Күптән түгел генә биредә яшәүче мөселманнар өчен мәчет салу турында карар кабул ителде. Әмма Грециядә яшәүче мөселманнар җитәкчелек тәкъдим иткән проект белән риза-бәхил түгел.
Проект буенча мәчет 500 кешегә исәпләнгән. Ул үзәк районнарның берсе булган Вотаникоста, диңгез ярында урнашачак. Төзелеш тулысынча дәүләт хисабына алып барылачак. Хөкүмәт хәтта гарәп илләре тәкъдим иткән ярдәмне дә алмаган. Төзелеш эшләрен 7 кешедән торган комиссия күзәтеп торачак. Комиссиягә мөселман берләшмәсеннән - ике кеше, хөкүмәт органнарыннан 5 кеше керәчәк.
Моңа кадәр дә Афинада берничә тапкыр мәчет салырга омтылыш булган. 2004 елда Олимпия уеннары алдыннан шәһәр читендә мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Ул вакытта әлеге эшкә чиркәү вәкилләре каршы чыкты. Шулай ук 2006 елда да мәчет төзелешен башлау турында хәбәрләр булган. Әмма бу юлы да мәчет төзелмичә кала: кәгазь эшләре тиешле вакытка әзерләнеп бетми.
Афинада мөселманнар шактый. Биредә Мисыр, Пакистан, Афганистан һәм Албаниядән килгән мөселманнар яши. Аларның саны 750 меңнән артык. Яңа төзеләчәк мәчет алар өчен бик кысан булачак. Мәчеткә мөселманнарның йөздән бер өлеше генә керә алачак, дип белдергән алар «TaNea» газетасы хәбәрчесенә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык