Күптән түгел генә Краснодар краендагы «Азов» җәйге ял лагеренда 6 баланың суга батып үлү вакыйгасы бөтен илне тетрәткән иде. Әлеге вакыйга уңаеннан россиядәге җәйге лагерьларны тикшерү эше башланды. Нәтиҗәдә Барнаулдагы «Химик» ял аланында да әйдаманнарның балаларга тиешле игътибар күрсәтмәүләре ачыкланган. Барнаулның Үзәк район Прокуратурасы гаеплеләргә тиешле җәза бирергә тәкъдим итә.
Тикшерү барышында лагерьдагы әйдаманнарның балаларны карамаулары билгеле булды. Алар 1 июльгә каршы төндә балаларны йокларга яткырып, үзләре лагерь территориясендә үк спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Җитмәсә, әйдаманнарның берсе исерек килеш лагерьны саклаучы милиционерга бәйләнгән. Алар арасындагы каршылык сугышуга ук барып җиткән.
Лагерь директоры Алексей Бурдуковка булган гаепләрне бетерергә, гаепле кешеләрне җәзага тартырга кушылган.
Бу уңайдан Россия Президенты Дмитрий Медведев генараль прокурор Юрий Чайкага илдәге ял лагерьларының торышын билгеләргә кушты. Әлеге тикшерү барышында исерткеч эчемлек кулланган, балаларга тиешле игътибар бирмәгән, вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаган лагерь хезмәткәрләре җәзага тартылачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык