Иран футбол буенча хатын-кызлар җыелма командасын Сингапурда үтәчәк Яшьләр олимпия уеннарына җибәрмәскә мөмкин. Чөнки ярышларны оештыру комитеты белән кызларның киеме мәсьәләсендә бәхәс килеп чыккан.
Иранның спорт һәм физкультура комитеты җитәкчесе урынбасары Марзия Акбарабади бу уңайдан футбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы өчен эшләнгән спорт формасы таләпләргә туры килми, дип игълан итте.
2007 елда ФИФА хатын-кыз спортчыларга яулык һәм шарфлар киеп чыгуны тыйган иде. Имеш, болай киенү диннәр арасында каршылык китереп чыгарырга мөмкин. Соңрак ФИФА һәм Иранның футбол федерациясе тарафыннан кызларны уенга яулык яптырып түгел, ә махсус башлык киертеп чыгару турында килешенде. Иран командасының яңа формасы башлык, озын җиңле майка, тездән түбән төшеп торган чалбар һәм озын носкидан гыйбарәт. Иран флагына охшатып, ак төстәге формага дизайнерлар кызыллы-яшелле өстәмәләр дә керткән.
Әлеге яңа форманы тәкъдим итүдән соң, Марзия Акбарабади аны хупламавын белдерде. Аның фикеренчә, әлеге форма ФИФА таләпләренә бөтенләй туры килми икән.
Әмма кызларның Олимпиадага бармавы әле төгәл билгеле түгел. Соңгы сүзне ФИФА әйтәчәк, дип белдерә IslamNews.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык