Ливия президенты Муамара Каддавинең малае җитәкләүче хәйрия оешмасы шушы тирәдә Грециядән Газа секторында яәүче палестиналылар өчен гуманитар йөк төягән кораблар кузгалачагы турында хәбәр итте.
Ливиянең Грециядәге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Надежда» корабы Лаврио портыннан юлга кузгалачак. Кораб Газага 2 тонна азык-төлек һәм дару алып бара. Корабны йөк белән Сәеф әл-Ислам Каддави җитәкләгән хәйриячелек һәм үсеш бердәмлеге тәэмин иткән, дип хәбәр итә NEWSru.com мәгълүмат агентлыгы.
Шулай ук Ливан да Газага үз корабларын җибәрергә ниятли. Гуманитар йөк төягән «Наджи әль-Али» («Джулия») һәм «Мариам» кораблары да шушы арада юлга кузгалачак.
Ул арада Израиль Газа секторына гуманитар йөк илтүче бөтен кораблар да дошман дип кабул ителәчәк, аларга һөҗүм оештырылачак, дип кисәтә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык