Бу көннәрдә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чуаш дәүләт университеты арасында хезмәттәшлек хакында килешү төзелде. Чуаш дәүләт университеты мондый килешүне алданрак җирле ортодокс епархиясе белән дә төзегән иде.
Мөфтият белән университет арасындагы килешү Чабаксар шәһәрендәге “Болгар” мәчетендә узды. Килешүгә имзалар салынгач ук, хезмәттәшлекнең беренче адымнары да билгеләнде.
Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Чуаш дәүләт университеты ректоры Всеволод Агаковны кабул иткәндә, башта Русиядәге исламның тарихы, бүгенге көндә мөселманнарның хәле-әхвәле белән таныштырды. Җавап сүздә, ректор Всеволод Агаков, Чуаш университетында 40 илдән һәм Русиянең 69 төбәгеннән студентлар укыганлыгын хәбәр итте.
Чуашстан мөфтияте белән университет арасында хезмәттәшлек берничә ел бара инде. Университеттагы мөселман яшьләре өчен намаз уку бүлмәләре булдырылган. Уку йорты җитәкчеләре ел саен алар өчен ифтар мәҗлесләре дә уздыра.
Моннан соң, мөфти хәзрәт белән ректор әфәнде алдан ук әзерләнгән килешүгә имзаларын салдылар. Мәчеткә килгән кунаклар бүләксез китмәсеннәр диеп, мөфти хәзрәт Чуаш дәүләт университеты китапханәсенә фәнни һәм гыйльми китаплар бүләк итте. Алар арасында татар тарихына багышланган атлас та, фикых китаплары да бар иде, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык