10 июль көнне Казандагы «Сөләйман» мәчете карамагында малайлар өчен җәйге лагерь ачыла. Биредә 20 көн дәвамында катнаш төркемнәр эшләячәк. Араларында күзләре күрмәүче малайлар да бар.
Мәчет каршындагы бу лагерь инде берничә ел эшләп килә. Төрле яшьтәге мәктәп балалары биредә ислам нигезләре буенча башлангыч белем алачак. Алар Коръән укырга, гыйбадәт кылырга өйрәнә, остазлар белән әңгәмәләр кора. Быел лагерьда Казаннан 60 бала ял итәр дип көтелә. Шулай ук алар арасында Левченко бистәсендәге малайлар да булачак.
Укудан тыш малайлар өчен мәдәни-спорт программасы да төзелгән. көн саен иртәнге гимнастика үткәрү, спорт уеннары, походлар, экскурсияләр оештыру да күздә тотыла. «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан Кол Шәриф мәчетендә, музейларда булып кайту күздә тотыла. Елга порты җитәкчелеге исә малайлар өчен Казансу елгасында ике сәгатьлек экскурсия оештырачак. «Кырлай» паркы да балалар өчен бәйрәм оештырырга ниятли.
«Сөләйман» мәчетенең социаль мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова сүзләренчә, быел балаларын лагерьга бирергә теләүчеләр бик күп булган. «Берничә ел эчендә безнең лагерь әти-әниләр арасында зур ышаныч казанды. Чөнки лагерьда балалар ял итеп кенә калмый, ислам нигезләрен дә өйрәнә. Җәйге каникуллар балаларга тәрбия биреп калу өчен менә дигән вакыт», - дип искәртте Мәликә ханым.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык