Малайзия шәригать судына судья итеп тарихта беренче тапкыр хатын-кыз сайланды. Хатын-кыз хокукларын яклаучы оешмалар бу вакыйганы ислам суд системасында бик зур алга китеш, дип исәпли.
Беренче хатын-кыз судья дигән исемгә моңарчы Хөкүмәтнең ислам суды департаментында эшләгән Сурая Рамли һәм Рафида Абдул Разак лаек булды. Аларны эшкә илнең премьер-министры Нәҗип Разак үзе билгеләде. Алга таба Сурая Рамли - Куала-Лампур шәһәрендә, ә Рафида Абдул Разак Патраджайя административ үзәгендәге судта хезмәт куячак. Премьер-министр мондый карарны хатын-кыз хокуклары, гаилә мөнәсәбәтләренә караган суд эшләрендә мөслимәләрнең хокуклары кысылмасын өчен кабул иткән.
Малайзия мөслимәләрне суд карарын кабул иткәндә дискриминация очраклары күзәтелә, дип бик еш зарлана. Хатын-кызларның хокуклары бигрәк тә аерылышу, мирас бүлешү, күпхатынлылык мәсәләләрен хәл иткәндә бозыла икән. Ирләр еш кына алимент түләүдән кача, аерылышу вакытында милекнең зуррак өлешен үзендә калдырырга тырыша, дип белдерә хатын-кыз хокукларын яклаучы оешмалар. Мондый карар инде әллә кайчан кабул ителергә тиеш иде, ди алар бу уңайдан.
Сүз уңаеннан, Малайзиядә шәригать судлары гаилә, мирас бүлешү, әдәп-әхлак кагыйдәләре белән бәйле эшләрне карый, дип хәбәр итә «Регионы.ру» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык