Апас мәчетендә балалар өчен мөселман лагере эшли башлады. Лагерь көндезләрен генә эшләячәк. Балалар биредә иртәнге 9.00 сәгатьтән көндезге 15.00 сәгатькә кадәр булачак. Ул ике атна дәвам итәр дип көтелә.
Балалар лагерьда ял белән укуны берләштерәчәк. Ял итүчеләр өчен намаз уку тәртибе, Коръән уку кагыйдәләре, шәригать кануннары, әдәп-әхлак буенча дәресләр үткәрү каралган. Шулай ук күңел ачу чаралары да оештырылачак. Бу уңайдан балалар өчен төрле хәрәкәтле уеннар, концертлар, конкурс-бәйгеләр, кызыклы очрашулар, экскурсияләр үткәрү күздә тотыла. Телевизордан дини тапшырулар да күрсәтү ниятләнә.
Әйтергә кирәк, апаста мөселман лагере беренче тапкыр 2007 елда оештырылган булган. Ел саен ял итү шартлары яхшыра бара. Балаларның сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелә. Аларны медицина хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Апас районы мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев сүзләренчә, быел балаларның укуына да игътибар зур булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык