ТР Иҗтимагый палатасы Советының киңәйтелгән утырышында илдәге истәлекле даталар исемлегенә Россиядә Ислам динен кабул итү көнен кертү турында рәсми хат тексты кабул ителде. Палатаның киңәйтелгән утырышы 6 июльдә үтте. Мөрәҗәгать язу тәкъдимен барлык әзъзалар да хуплады
Федерация Советы рәисе Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов исемнәренә язылган хатта түбәндәге юллар бар: «ТР Иҗтимагый палатасы, тарихи яктан дәлилләнгән фактлар, республикадагы иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар тәкъдименә нигезләнеп, ТР Дәүләт Советының Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федераль Советы рәисе С.Мироновка, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы рәисе Б.Грызловка Россиядә истәлекле даталар исемлегенә Ислам динен рәсми кабул итү датасын кертүне тәкъдим итә. Мондый карар Россия халыкларының рухи-әхлакый үсешендә диннең ролен арттыруга, традицион конфессия вәкилләре арасында аңлашуны ныгытуга ярдәм итәчәк».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык