Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында мәчет ачылды. 5 июльдә «Хәдичәбикә» мәчете дин тотучыларга ишекләрен ачты. Моңа кадәр авыл халкы бер кечкенә генә мәчеттә гыйбадәт кыла иде.
Мәчетне Балык Бистәсе егете, эшмәкәр Рәис Вәлиев төзеткән, дип хәбәр итә «Татар-информ». «Һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыкты инде бу. Моннан бер ел элек район мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт шалтыратып, бер игелекле эшмәкәрнең Күгәрчендә мәчет салдырырга нияте барын әйтте. Мин бу тәкъдимне хупладым. Район башлыгының хәер-фатихасы белән төзелешкә керештек», - ди бу уңайдан Күгәрчен авылы башлыгы Альберт Сафин.
Мәчетне ачу тантанасына авылның яше-карты җыелган иде. Район үзәгендә, башка төбәкләрдә яшәүче якташлары да кайтты. Авыл халкының олы шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин, «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Сәүдахан Гайнетдинов, мөфтият вәкиле Мәсхәт Мәгърифәтуллин, ТР Президенты каршындагы мәдәният фонды директоры Нурия Вәлиуллина, Алабуга шәһәре мөхтәсибе Рөстәм Ясәвиев, күрше-тирә авыллардан дин әһелләре дә килгән иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык