Чиләбе өлкәсенең Редутово бистәсендә тиздән мәчет булачак. Биредә мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Тантанада авыл халкы, район җитәкчелеге, дин вәкилләре катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Чиләбе һәм Курган өлкәсе мөфтие Ринат хәзрәт Раев та бар иде.
Әлеге бистә элек-электән мөселманнар күпләп яши торган урын булса да, мәчет әлегә кадәр төзелмәгән. Элеккеге мәчет 30нчы елларда Совет хакимияте чорында җимерелгән булган.
«Без яши торган Чесмен районында, чыннан да, мәчетләр җитми. Райондагы беренче мәчетне халыкның 90-95 проценты мөселманнар булган Редутово бистәсендә төзергә булдык. төзелеш эше тулысынча иганәчеләр акчасына алып барылачак. Быел Аллаһ йортының нигезен күтәрергә ниятләп торабыз. Мәчетне безнең мөселманнар күптән көтте инде. Ниһаять, бергә җыелып, намаз укырга, дини белем бирүне җайга салырга мөмкинлек булачак», - дип белдерде Редутово җирле үзидарә рәисе Данис Сөләйманов.
Чиләбе өлкәсендә мәчетләр бик аз. Хәзер берничә районда Аллаһ йортлары төзелә башлаган. Бу уңайдан алга китеш сизелә, дип хәбәр итә «Первый областной» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык