Ташкентта 400 Коръән китабын урлаганнар. Караклар сакчылары булмаган складларга бик тиз үтеп кергән. Нәтиҗәдә дини басмалар чыгару белән шөгыльләнә торган 3 басмаханә - «Мавароуннахр», «Ислам нуры» һәм «Хидәят» караклардан зыян күргән.
«Фергана.ру» агентлыгына сылтама белән «Газета.Ru» хәбәр итүенчә, караклар Узбәкстандагы танылган дин белгече Габделгазиз Мансур тәрҗемә иткән һәм аңлатмалар язган басманы урлаганнар. Караклар мәкерле эшләрен башкарган вакытта складта бары бер генә кеше булган. Торырга урыны булмау сәбәпле, оешма җитәкчелеге әлеге кешегә складта кунарга рөхсәт иткән булган. Әлегә аны кулга алганнар.
Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык