Төмәндәге «Татар мәдәнияты музее» иганәчеләрдән ярдәм көтә. Чөнки биредә экспонатларны саклау өчен махсус урын, витриналар юк икән. Аларны сатып алырга музейның акчасы юк. Шулай ук күп кенә экспонатларны тиз арада төзекләндерергә кирәк. Чөнки дөрес сакламау сәбәпле күп кенә экспонатлар зыян күрә. Аларның бер өлешен хәзер инде төзекләндереп тә булмаячак, дип хәбәр итә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы.
«Татар мәдәнияте музее» моннан 15 ел элек Төмән өлкәсенең Ембай авылында ачылган. Аны оештыру эшләрен мәктәп укытучысы Венера Биктимерова башлап йөргән. Музейны Ембай авылындагы элеккеге мәдрәсә бинасында оештырганнар. Әлеге бина XIX гасыр ахырында сәүдәгәр Нигъмәтулла Кармышаков-Сәйдүков тарафыннан төзелгән ислам комплексы ансамбленә керә.
Музей дүрт бүлектән тора. Әлеге бүлекләрдә себер татарларының килеп чыгышы, сугыш еллары, мәгариф һәм табигатькә кагылышлы экспонатлар урын алган. Әмма бүген музей бик авыр вакыт кичерә. Музей җитәкчесе Гөлнара Гобәйдуллина сүзләренчә, хәтта 15 еллыгын билгеләп үтәргә дә акча табып булмаган. Дөрес, бирегә туристлар еш килә. әмма студентлар, мәктәп укучыларыннан гына керем күп түгел. Шуңа күрә музей татар эшкуарларын музейга иганәче булырга чакыра, дип хәбәр итә IslamRf сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык