Апас Җәмигъ мәчетендә Апастагы һәм райондагы авыллардан хәзрәтләр, остабикәләр, Апас мәдрәсәсе укучылары олы җыенга килде. Бу көнне дин әһелләре Апас ягы халкының дин өлкәсендә борын-борыннан кабул ителгән Әбу Хәнифә мәзһәбе турында җентекле вәгазь тыңлады.
«Йолдыз» газетасы язганча, Казанның «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт Шәрәфетдинов гыйбрәтле мисаллар, хәдисләр, борынгы истәлекләр ярдәмендә Әбу Хәнифәнең тормыш юлын, дин өлкәсендәге эшчәнлеген һәм гүзәл шәхси сыйфатларын, галимлек дәрәҗәсен ачык, аңлаешлы итеп бәян итте. Җыелышта утыручылар хәзрәтнең искиткеч оста да, гади дә, үтемле дә сөйли белүенә сокланып утырдылар. Соңыннан хәзрәт халык сорауларына да җавап бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Апас халкы дин белән елдан-ел күбрәк кызыксына бара. Районның Куштау авылында шушы авылда туып-үскән Наил Галиуллин, мисал өчен, зират янында мәетне соңгы юлга озату өчен кирәк-яратны саклау өчен кечкенә йорт төзеп куйган. Авылдашлары моның өчен аңа чиксез рәхмәт белдерәләр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде