Индонезиядә Европа Берлеге һәм Индонезия арасында диннәр арасындагы диалог мәсьәләләренә багышланган семинар үтте. Чара вакытынад Европа галимнәре үзләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән бүлеште. Аларның фикеренчә, мөселманнарның Евопа җәмгыятенә берләшмәвенең нигезендә мөселман мәдәнияте төрлелеген аңлап бетермәү ята.
«Jakarta Post» хәбәр итүенчә, семинарның төп докладын ясаган Агата Налборщук (Варшава университеты): «Европада бердәм ислам вазгыяте юк, бары төрле дәрәҗәдәге дини һәм милли идентификация бар», дип белдерә. Аның әйтүенчә, «Пакыстаннан килеп урнашкан Британия мөселманнарының дине Польшада яшәүче татар мөселманнарыныкыннан аерыла». Моннан чыгып, ул «ислам кыйммәтләре»нең универсаль принципларга түгел, ә конкрет шәхеснең нинди илдә һәм нинди җәмгыятьтә яшәвенә бәйле, дигән фикерне алга сөрә. Галим фикеренчә, Европа илләре җитәкчеләре төп басымны ассимиляциягә түгел, ә берләшүгә ясарга тиеш.
Бу уңайдан тискәре мисал – Франция. «Алар иммигрантларны: «Без Франция кешесе», - дип уйларга мәҗбүр итәләр. Бөекбритания исә, иммигрантларга тамырларын онытмаска мөмкинлек тудырып, күпкә отышлырак сәясәт алып бара», - ди Агата Налборщук. Бу хәтта архитектурада да чагылыш таба. Мәсәлән, җирле кирпечтән төзелгән Бирмингем мәчете шәһәрнең архитектурасына бик уңышлы туры килә. Һәм киресенчә - Германиянең Кельн шәһәрендә төзеләчәк мәчетнең манарасы шәһәр соборыннан биегрәк булу каршылык тудырган. Бу европалыларның бер өлеше мәчетләрне кабул итмәвенең күрсәткече. Галим фикеренчә, күпләр мәчеттә куркыныч күрәләр. Чынлыкта исә аларны мөселманнарга берләшергә, җәмгыятькә ярашырга ярдәм итәчәк конфессияара диалог урыны буларак кабул итәргә кирәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык