«Наджм-тур» компаниясе җитәкчелеге күрмәүчеләр өчен Тернәкләндерү үзәгенд|

«Наджм-тур» туристларның ялын оештыру компаниясенең җитәкчесе Хиҗҗави Аммар «Сөләйман» мәчетендәге күрмәүчеләр өчен Тернәкләндерү

БӘЙЛЕ
2010 Июл 08

«Наджм-тур» туристларның ялын оештыру компаниясенең җитәкчесе Хиҗҗави Аммар «Сөләйман» мәчетендәге күрмәүчеләр өчен Тернәкләндерү үзәгендә булып китте.

Делегация әгъзаләре Тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышканнан соң бик гаҗәпкә калды. Чөнки биредә күрмәүчеләргә билгеләп бетергесез рухи, матди ярдәм күрсәтелә. Мәчеттә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән махсус укытучылар шөгыльләнә. Алар арасында үзләре дә шушындый ук сынауга дучар булган, әмма тормыш авырлыкларын җиңеп, алга барырга көч тапкан кешеләр дә бар. Күрмәүчеләр әлеге үзәктә бер-берсе белән аралашып кына калмый, ә ислам нигезләрен дә үзләштерә. Алар биредә Брайль системасы буенча бастырылган Коръән укырга өйрәнә, күрмәүчеләр өчен эшләнгән программа ярдәмендә компьютерда эшләү серләренә төшенә.

Очрашу вакытында компания җитәкчелеге әлеге үзәккә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Шулай ук оешма җитәкчелеге «Ислам-info» газетасын Мәскәү укучыларына тарату эшендә дә ярдәм тәкъдим итте. Моңа кадәр газетаны Казанның «Рубай», «Kremlin», «Дэстархан», «АЗУ» рестораннарында, «Зэм-зэм», «Милли» кафеларында, ТР Диния нәзарәтенең кабул итү бүлмәсендә алырга мөмкин иде. Шулай ук газетага язылырга да мөмкин. 2011 елда  «Ислам-info» айга ике тапкыр чыга башлаячак.

«Наджм-Тур» - Хаҗ сәфәре оештыручы Россиядәге иң эре туристик компания. Ул мөселманнар өчен берничә төрле Хаҗ программасы тәкъдим итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе