Кичә, 7 июльдә иртәнге 5 сәгать 30 минутта Кыргызстан мөфтие Моратали Җөманов вафат булды. Ул Бишкәктәге үз йортында җан биргән. Мөфтигә нибары 37 яшь булган. Мөфтине бүген сәгать 10.00дә Ош өлкәсендәге Ынтымак авылында җирләделәр. Бу уңайдан Кыргызстанның Дин эшләре комитеты мәрхүмнең гаиләсенең, илдәге мөселманнарның кайгысын уртаклашты.
Моратали Җөманов 1973 елның 1 маенда Кыргызстанның Ош өлкәсендәге Ынтымак авылында дөньяга килгән. 1992 елда ул Кызыл-Кыя шәһәрендәге «Хәзрәти Госман» мәдрәсәсендә дини белем ала башлый. 1996 елга кадәр Моратали әфәнде мәдрәсәдә укытучы булып хезмәт куя. Аннан соң мәчеттә имам булып эшли, 1998 елга кадәр Ош өлкәш казыятендә казый ярдәмчесе вазифасын да башкара. 1997-1998 елларда булачак мөфти Башкортстанның Уфа Ислам институтында белем ала. Аннан кайтканнан соң Кыргызстанның Диния нәзарәтенә җаваплы сәркатип булып эшкә урнаша. 2002 елда аны Кыргызстан мөфтиенең беренче урынбасары итеп куялар. 2002 елның августында исә Моратали Җөманов Казахстан мөфтие итеп билгеләнә. Бу вазифада ул быелның апреленә кадәр эшли, дип хәбәр итә zpress.kg.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык