11 июльдән «Яңа гасыр» радиосында «Хикмәти дөнья» проекты башланачак. Аның кысаларында тыңлаучылар туры эфирга шалтыратып яисә редакциягә хат язып, доганың катлаулы мизгелләрдә аларга ничек ярдәм итү вакыйгаларын башка тыңлаучылар белән бүлешә ала. Проектның партнеры – ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан хаҗилары җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов.
Электрон хатларны ilnurf@mail.ru адресына юлларга мөмкин. Шалтыратулар (843) 570-50-97 телефоны буенча кабул ителә.
«Яңа гасыр» радиосы эфирында җырлар, күңел ачу программаларыннан тыш, ислам диненә багышланган тапшырулар да чыга. Мәсәлән, «Хак дин» тапшыруы 2008 елда Мөселман ММЧлары конкурсында «Ислам турында иң яхшы программа» номинациясендә җиңү яулый. 2010 елда исә шул ук бүләккә «Сөенче» балалар тапшыруы лаек була.
Рамазан ае вакытында радиода махсус сәхифәләр булдырыла. Мәсәлән, сәхәр һәм авыз ачу вакытында радио аша азан, Коръән сүрәләре яңгырый.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык