Согуд Гарәпстанында попугайларга Коръән сурәләрен өйрәтә башлаганнар. Бу тиз арада шактый төшемле эшкә әверелеп киткән, дип хәбәр итә Al Arabia news channel. «Попугайларга Коръән сурәләре өйрәтү яңалаык түгел. Бу эш 8 ел элек башланган иде. Башта кошларны җырларга өйрәтә башладылар, аннан аларның коръән сурәләренә дә өйрәтиеп булуы ачыкланды», - дип сөйли бу уңайдан попугай сатучы Габдел Рахман әл-Арван. Аның сүзләренчә, хәзер гадәти попугайлар сатып алу модада түгел икән. Сатып алучыларны Коръән сурәләре белгән кошлар күбрәк кызыксындыра, ди.
Коръән аятьләрен аңлаешлы итеп әйтә белгән кошның бәясе - 11-13 мең согуд реалы (3500 доллар тирәсе). Әгәр дә попугай тулы сурәләрне дә белә икән, аның бәясе кимендә 5000 доллардан башлана. Шулай да иң кыйммәтле попугай булып, «Labayk Alahuma Labayk!» сүзләрен әйтә белгәннәре санала, дип хәбәр итә «Религия и СМИ» сайты.
«Кошларны сөйләшергә өйрәтү - бик матавыклы эш. Сурәләр өйрәтүне көн саен алып барырга кирәк. Кайвакыт сорауларга да җавап бирергә өйрәтәм. Мисал өчен, «Аллаһың кем?» - дигән сорауга попугай: «Аллаһы Тәгалә», - дип җавап бирергә тиеш», - дип сөйли үз эше турында әл-Арван әфәнде.
Сүз уңаеннан, өлкән попугайларны сөйләшергә өйрәтү күпкә җиңелрәк икән. Алар тулы аятьләрне, озын җөмләләрне дә тизрәк истә алдыра. Кошларны сөйләшергә өйрәтү өчен иң уңайлы вакыт - иртә. Бу вакыттан попугайлар бик актив һәм игътибарлы була.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык