Нижгар өлкәсенең Сергач районындагы Шубино авылында эшләп килүче Балалар ислам клубына йөрүчеләр «Авыл чиста булсын» дигән акция үткәрде.
Авыл янында ук инде берничә ел дәвамында законсыз гына чүплек базы оештырганнар. Чүп хәзер авыл башына кадәр килеп җиткән. Бу мәсьәләне чишүгә беренче булып мәчеттә ислам нигезләрен өйрәнүче балалар тотынган. Алар авыл җитәкчелегенең, халыкның, ял итәргә килүчеләрнең игътибарын әлеге проблемага юнәлтергә ниятлиләр.Бергәләп бу чүплекләрне бетерү, авыл тәрисен чүп-чардан чистарту күздә тотыла.
«Еш кына ял итүчеләр чүпне яндыра. Бөтен зарарлы төтен авылга китә», - дип борчыла бу уңайдан ислам клубында эшләүче укытучы Наилә Галләмова. аның сүзләренчә, авыл урамында да чүп-чар күп. Пьяна елгасы ярлары да пычранып килә икән. Бу проблема Шубино авылында гына түгел, ә башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Авылларда да экология проблемасы көнүзәк мәсьәләгә әверелә бара. Балалар исә бу уңайдан авыл халкы арасында агарту эшләре алып бара башлаган. Беренче адым буларак, алар чүплекне фотога төшереп, Интернетка элеп куйганнар, дип хәбәр итә «IslamNews.ru» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык