Бүген илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Әлеге көн берничә ел элек кенә билгеләп үтелә башласа да, ул халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн дини бәйрәм буларак түгел, ә илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.
«Татарстанда элек-электән килгән гаилә кануннарын саклауга, ишле гаиләләрнең абруен күтәрүгә, аларны социаль һәм хокукый яктан яклауга шактый игътибар бирелә. Демографик сәясәткә, ныклы гаилә корып яшәүгә, ата-ана, бала хокукларын яклауга басым ясала. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча махсус программа эшли. Балаларны тәрбияләү һәм төрле яклап үстерү өчен уңай шартлар тудырыла. Яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Ятим балалар, күпбалалы яисә ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләр - һәрдаим дәүләт игътибарында. Бу чаралар, үз чиратында, гаилә институтын ныгыту нәтиҗәсендә республикабызның чәчәк атуына китерә», - диелә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында..
Бүген Казанда гаиләләр өчен төрле чаралар, акцияләр, бәйрәмнәр оештырыла. Башкаланың ЗАГС идарәсендә исә бүген Казанның иң үрнәк, тату гаиләләрен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән тәбрикләү тантанасы узачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык