3 июльдә «Костер» Республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында татар балалары өчен «Дуслык» төбәкара сменасы үз эшен башлады.
Лагерьда Россиянең 18 өлкәсеннән һәм Казахстаннан килгән 150 бала ял итә. Алар – төрле олимпиадалар, конкурсларда җиңүчеләр, балалар оешмалары активистлары. Балалар лагерьда ял итеп кенә калмый, ә белемнәрен дә ныгыта. Ял итүчеләр өчен татар теле, татар мәдәнияты буенча дәресләр дә каралган.
Сменаны ачу тантанасы 5 июльдә үтте. Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д. Мостафин, ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты А.Зыятдинов, Бөтендөнья Татарлар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ф.Уразбаев, Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Хәйруллин катнашты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык