Екатеринбургтагы Урал тау университетында 8-9 августта «Россия мөселманнары: фән, мәгариф, конституцион хокукларны яклау» I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Чара вакытында ислам дини белем бирү өлкәсендә фәннең роле, аның максатлары, дини белем бирү тарихы һәм дәвамчанлык, бүгенге вазгыять, дини белем бирү системасында милли-төбәк компоненты, Россия мөселманнарының хокукый хәле, кеше хокукларын яклау кебек мәсьәләләр каралыр, дип көтелә.
Конференциядә катнашучылар уку йортлары өчен дәреслекләр төзү, уку йортларын дини, фәнни-методик әдәбият белән тәэмин итү буенча тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак. Шулай ук яңа кадрлар әзерләү һәм мәктәпләрдә укытыла торган «Диннәр тарихы һәм дөньяви этика» курсы кысаларында ислам мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләләре дә каралачак.
Чараны оештыручылар: Свердловски һәм Төмән өлкәләрендәге мөселманнар Казыят идарәсе, Мәгариф һәм фән, Мөселманнарның хокукларын саклау комитетлары, Новосибирски дәүләт университетының Россия тарихы кафедрасы, Урал дәүләт тау университеты, Новосибирски өлкәсе «Мәгариф» татар укытучылары берләшмәсе, «Себер – фән: XXI гасыр» иҗтимагый оемшасы.
«IslamNews.ru» порталы хәбәр итүенчә, конференцияне үткәрү максаты – дини белем бирү системасын үстерү, фән үсешенә этәргеч бирү, бу өлкәләрдәге белгечләрнең көчләрен берләштерү, мөселман дини белем бирү системасының бүгенге халәтен бәяләү һәм перспективаларын ачыклау.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык