Якын Көнчыгыш массакүләм мәгълүмат чаралары Сириядә никаб киюче йөзләгән укытучының мәктәпләрдән куылуы турында хәбәр итә. Сирия Мәгариф министрлыгы әйтүенчә, болай киенеп йөрүче мөслимәләр илнең дөньяви гадәтләр буенча яшәвенә каршы килә икән.
Ливанның «As-Safir» газетасы хәбәр итүенчә, Сириянең мәгариф министры Гали Саад укытучылар берләшмәсе белән очрашу вакытында никаб киеп йөрүче 1200 укытучының эштән алынуын мәҗбүри адым, дип атаган. Моңа өстәп, ул башка министрлыклар да тиздән бу эшкә тотыначак, дип белдергән.
Саад аңлатуынча, никаб мәгариф өлкәсендәге диннәргә тигез караш принцибына туры килми. Моннан тыш, йөздәге пәрәнҗә укытучы белән укучылар арасында күзгә-күз элемтә булмауга китерүе, ә моның уку-укыту процессына тискәре йогынты ясавы турында әйтте. Министр фикеренчә, никаб әле тагын укучыларга мәгълүматны тулысынча үзләштерергә дә комачаулый икән.
Мәгариф министрлыгының карары илнең бөтен почмакларында эшләүче укытучыларга йогынты ясаган. Әмма аннан иң күп зыян күрүчеләр – Риф-Дамашк һәм Алеппо төбәкләре һәм Сирия башкаласы Дамаск шәһәре. Эштән азат ителгән укытучылар (ә аларның яртысы министрлык белән контракт нигезендә эшләгән) җирле үзидарә тәэминатына күчерелгән. Әмма укытучылар болай гына бирешергә җыенмый. Аларның күбесе министрлык карарына каршы шикаять язган.
Феминистик хәрәкәтләр исә бу карарны зур энтузиастлык белән кабул иткән. Syrian Women Observatory феминистик сайты, мәсәлән, никабны артта калганлык, дип атаган һәм аның балаларга тискәре йогынты ясавы турында язган. Моңа өстәп, сайт никаб тыюны мәктәпләр белән генә чикләмәскә өндәде, дип яза «Ислам для Всех» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык