Июнь аенда Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186нчы татар мәктәбендә балалар өчен җәйге лагерь оештырылган иде. Анда 1-4 сыйныфларда укучы 30 бала ял итте. Алар арасында авыл хәлле гаиләләрдә яшәүче балалар да бар иде.
Балалар ике төркемгә бүленеп ял итте. Алар белән көн саен тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр шөгыльләнде. Лагерьга йөрүчеләр биредә сәламәтлекләрен генә ныгытып калмыйча, бердәм коллективка да тупландылар. Бу максаттан командага берләшү буенча махсус уеннар да үткәрелде. Һәр төркем үз сөрәнен, гимнын уйлап чыгарды, плакат ясады. Балалар атнага ике тапкыр бассейнга йөрделәр, төрле музейларга экскурсиягә бардылар. Шулай ук төрле иҗади конкурслар да үткәрелде.
Лагерь кысаларында балаларга дини белем дә бирелде. Россия Мөфтиләр советының Социаль-хәйрия һәм рухи-агарту эшчәнлеге департаменты вәкилләре ял итүчеләр өчен бай дини программа әзерләгәннәр иде. Алар көн саен лагерьга килеп балалар белән дин темасына сөйләштеләр, лекция укыдылар, нәниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Балалар мондый дин дәресләрен бик ошатты: актив рәвештә сораулар бирделәр, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Лагерьны ябу тантанасыннан соң Департамент вәкилләре балалар өчен чәй өстәле әзерләгән иде. Балаларга мөрәҗәгать сүзләре белән Департаментның яшьләрне ватанпәрвәр итеп тәрбияләү бүлеге башлыгы Марат хәзрәт Арысланов чыгыш ясады. Соңыннан һәр ял итүчегә бүләкләр тапшырылды.
Мондый лагерь 1186нчы мәктәптә беренче елын гына үткәрелми. Балалар бирегә ел саен бик теләп ял итәргә килә, ә әти-әниләр балаларын ел саен әлеге лагерьга урнаштырырга тырыша, дип хәбәр итә «Muslims» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык