Төркиянең Истамбул шәһрендәге «CNR EXPO» күргәзмә комплексында «Хәләл һәм сәламәт ризык» дип аталган күргәзмә-ярминкә оештырылачак. Ул агымдагы елның 30 сентябреннән 3 октябренә кадәр үтәр дип көтелә.
Күргәзмәгә бөтен илләрдән дә хәләл индустрия өлкәсендә эшләүче иң эре эшкуарлар чакырылган. Алар чара кысаларында хәләл продукция җитештерү, аны тарату мәсьәләләре турында фикер алышыр, бу өлкәдә булган проблемаларны уртага салып сөйләшер, дип көтелә.
Күргәзмәдә экспонент буларак хәләл продукция җитештерүчеләр, аны сатучы һәм таратучы оешмалар, күпләп сатучылар, инвесторлар, гипермаркетлар, супермаркетлар катнашачак. Шулай ук хәләл ресторан һәм кибет хуҗаларының, ислам икътисады өлкәсендә эшләүче банк хезмәткәрләренең, мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының да килүе көтелә.
Алар берничә юнәлеш буенча чыгыш ясаячак: ит җитештерү, сөт җитештерү, косметика һәм фармацевтика, кием һәм тукымалар, ислам икътисады хезмәтләре, әзер продуктлар. Боларга өстәп, балалар ризыгы, азык-төлек эшкәртү җайланмалары, мәгълүмат саклау системалары кебек юнәлешләр дә булачак.
Күргәзмәгә Германия, Кытай, Берләшкәп Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Голландия, Ирак, Англия, Иран, Сирия һәм Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән катнашучылар килер дип ниятләнә. Чара кысаларында Бөтендөнья Хәләл Советының чираттагы утырышы да булыр, дип көтелә. Әлеге оешма быел үзенең 8 еллыгын билгеләп үтә, дип хәбәр итә Cnr-Helal.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык