6-12 июль көннәрендә Казанда XX Татар яшьләре көннәре узачак. Фестивальдә Россиянең 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән - Әзәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Латвия, Кытайдан - 200гә якын татар яшьләре катнашачак. Чараны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте һәм "Идел" яшьләр үзәге оештыра.
Фестивальдә катнашучылар өчен оештыручылар кызыклы программа әзерләгән. Татар яшьләре көннәре кысаларында татар егет-кызлары татар язучылары, артистлары, төбәк милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләре белән очрашачак. Алар өчен шулай ук татар теле, хореография, вокал дәресләре, "түгәрәк өстәл"ләрдә фикер алышулар, экскурсияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар каралган.
Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты - татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгълүмат белән алмашу, татар яшьләре оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү.
Фестивальдә катнашучылар Петровский бистәсендәге кунакханәдә яшәячәк. 7 июльдә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре тантаналы рәвештә ачылачак, дип хәбәр итә "Интертат" агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык