Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясенең Төньяк Кавказ Федераль округы төбәк бүлекләренең «Төньяк Кавказның 2010 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе. 2010-2012 елларга программа» дип аталган конференциясе эшендә катнашты, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Чараның пленар утырышында Хөкүмәт башлыгы ил җитәкчелеге 10 ел эчендә Төньяк Кавказ халкын кимендә 400 мең эш урыны белән тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде. «Нәкъ эшсезлек мәсьәләсен хәл итү безнең Төньяк Кавказда эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелеге күрсәткече булырга тиеш», - диде ул үзенең чыгышы вакытында.
В.Путин шулай ук бу төбәктә яшәүче һәр бишенче кеше эш таба алмавын, ә Ингушетиядә хезмәт яшендәге халыкның 50 проценты, Чечняда – 30 проценты – эшсез утырун әйтте һәм «хроник эшсезлек»не төбәкнең «көн кадагынадыг социаль һәм психологик проблемасы», дип атады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык