Бүген Түбән Камада мөселман кызлары өчен лагерь эшли башлады. Нәни мөслимәләрне «Наратлык» ял базасы кабул итте. Кызлар өчен өештырылган сменага 120 бала җыелды. Алар 6 яшьтән 14 яшькә кадәр. Кызлар Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган. Удмуртия, Әстерхан кебек чит төбәкләрдән килүче балалар да бар.
Лагерь ике атна дәвам итәчәк. Бу вакыт дәвамында кызлар Коръән, намаз укырга өйрәнәчәкләр, ислам нигезләрен үзләштерәчәкләр. Смена дәвамында төрле күңел ачу чаралары да үткәрү каралган.
Мөселман балаларының җәйге ялын оештыру Түбән камада матур традициягә әверелеп бара. Шәһәрнең үзәк мәчете мондый лагерьларны 7 ел элек үк оештыра башлаган иде. Быел исә бу икенче смена булып тора. Беренче смена вакытында «Заря» ял базасында егетләр ял иткән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде