Көньяк Урал мәчетләрендә Чиләбедәге ВУЗ-Банкның буклетлары таратыла башлады. Әлеге буклетларда мөселманнар өчен «Хәйрия» кертеме тәкъдим ителә. Аның буенча беренчел кертемгә ай саен 14% өстәлә. Әлеге өстәлгән акчалар Чиләбе өлкәсендә мәчетләр төзүгә күчерелеп барачак.
Әлеге акция мөселманнар арасында аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарган. Бу уңайдан Озерски округы мөселманнары башлыгы Габдулла Шәймарданов: «Әлеге акция турында мин Казанда үткән ислам бизнесы һәм финанслары саммитыннан кайтканнан соң ишеттем. Самитта нәкъ менә ислам икътисадында рибачылыкның тыелган булуы турында сөйләнгән иде. Рибачылык - исламдагы иң зур гонаһларның берсе. Мөгаен, банк хезмәткәрләре бу турыда белмиләрдер. Буклетта күрсәтелгән дин вәкиле - Диния нәзарәте башлыгы Ринат Раев кая караган икән? Аның фикереннән башка банк хезмәткәрләре мондый эшкә тотынмас иде», - дип белдерде.
Шәймарданов сүзләренчә, Урал мөселманнары дин нигезләрен яхшы белә. Алар бу акциядә катнашырга теләк белдермәс, дип хәбәр итә IslamNews.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык