Татарстан мөселманнар Диния нәзарәте һәм ТР Мөслимәләр берлеге бер төркем мөслимәләрне Төркиянең Истамбул шәһәренә алып бара. Төркиягә баручы кызларның барысы да Мөслимәләр берлеге үткәргән конкурсларда җиңү яулаган туташлар. Мондый конкурслар исемлегенә «Мөслимә туташ» , «Бәхетле бала» бәйгеләре, вәгазьчеләр ярышы керә. Бу бәйгеләрнең барысында да актив, максатчак, тормышны алып барырдай, уңган, булган мөслимәләр генә катнаша.
Сәяхәт төркиянең Дин эшләре министрлыгы чакыруы буенча оештырыла. Мөслимәләр бер ай дәвамында Төркиядә кунак булачак, аның мәдәнияте, тарихы белән танышачак.
Сүз уңаеннан, Төркиягә сәяхәт Мөслимәләр берлегенең матур традициясенә әверелә бара. Үткән елда да бер төркем мөслимәләр төрек җирендә кунак булып кайткан иде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде