Ингушетия бөтенреспублика мөселманнар конференциясе калым күләмен арттырырга карар кылган. Соңгы 10 ел дәвамында калым бәясе үзгәрмәгән булган. Аның күләме моңа кадәр 12,5 мең сум тәшкил иткән. Хәзер исә кияүләргә өйләнер өчен 40 мең сум әзерләп куярга кирәк булачак.
Конференциядә Ингушетиянең бөтен торак пунктларыннан, мөфтияттән, хакимият органнарыннан вәкилләр, шулай ук республиканың Президенты Юныс-бәк Евкуров катнашты. Президент калым бәясен арттыру идеясен хуплап чыкты. Шул ук вакытта Ингушетиядә әлегәчә сакланып килгән кәләш урлау традициясен тәнкыйтьләде. чөнки кызны урлаган очракта калым түләнмичә кала икән.
Кәләшне «сатып алу» традициясе бөтен Россия буенча таралган. Әмма күп җирдә ул бары символик характерда гына. Мөселманнарда исә бу шәригать буенча кабул ителгән. Шуңа күрә калым күләмен билгеләү дә мөһим. Ингушетиядә бу мәсьәлә тәүге тапкыр XIX гасыр ахырында күтәрелә.
Конференциядә шулай ук кан үче өчен түләү күләмен дә билгеләделәр. Элек ул 50 мең сумнан башлап 200 мең сумга кадәр иде. Хәзер исә ул 1 миллион сумга кадәр артырга мөмкин, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык