Сәләтлеләр Биләргә җыела

9-12 июль көннәрендә Алексеевск районының Биләр тыюлыгы территориясендә узучы Республика яшьләренең XIV «Сәләт-Биләр» фестиваль-бәйгесе үтәчәк.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 06

34,5 Kb9-12 июль көннәрендә Алексеевск районының Биләр тыюлыгы территориясендә узучы Республика яшьләренең XIV «Сәләт-Биләр» фестиваль-бәйгесе үтәчәк.

Гадәттәгечә, бәйрәм «Изге чишмә» мемориаль комплексында, ягъни «Хуҗалар тавы» янында оештырылачак. Быелгы фестиваль хәрәкәтендә 700дән артык мәктәп укучысы, студент һәм укытучы катнаша. «Сәләт» фестивале интеллектуаль яктан сәләтле балаларны һәм сәләтле яшүсмерләрне барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә шартлар булдыру, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган җиргә, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, шулай ук рухи-әхлакый һәм физик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау максаты белән үткәрелә. Биләр фестивалендә катнашу «Сәләт» оешмасының «Раушан» (Казан), «Рухият» (Әлмәт), « Бөгелмә» (Бөгелмә), « Байлар Сабасы» (Байлар Сабасы), «Кол Шәриф оныклары» (Яр Чаллы) аланнарның программасына кертелгән.

Фестивальне Алексеевск муниципаль районы, Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе белән берлектә «Сәләт» фонды оештыра. Бәйге ТР Министрлар Кабинеты ярдәме белән үтә. Быелгы фестиваль кысаларында «Сәләт» КВН командаларының VIII фестивале, «Брейн-ринг» интеллектуаль уены, интеллектуаль марафон, «Сәләт» аланнары командалары арасында шахмат, волейбол, футбол турнирлары, җанатарлар бәйгесе, бәйрәмгә килгән балалар һәм кунаклар катнашында зур иҗади концерт узачак. Ә 11 июльдә фестивальдәгеләр үзләрен «Сәләт-Туй»да сыный алачак.

Фестивальгә Россиянең төрле шәһәр һәм төбәкләреннән – Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Киров өлкәсе, Самара, Саратов, Санкт-Петербургтан кунаклар чакырылган. Республиканың 10 район-шәһәрләреннән дә махсус делегацияләр киләчәк.

9-12 июль көннәрендә татар тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләр Рабит Батулла, Әнвәр Хәйри, Фаяз Хуҗин белән очрашулар узачак. Биләргә кунакка атказанган мәдәният, сәнгать, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галим һәм журналистлар чакырылган. Фестивальдә катнашучылар «Изге чишмә» тарихи-мәдәни комплексында булачак. Шулай ук Борынгы Биләр шәһәренең археологик казылма эшләре алып барылган урыннарны күрә алачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе