Болгарда хәзинә табылган

Болгарда барган төзекләндерү эшләре археологлар өчен зур табыш китерде. Болгар музей-тыюлыгының яңа елга вокзалы торачак урынын казыгында археологлар зур тарихи кыйммәткә ия

БӘЙЛЕ
2010 Июл 06

20,94 KbБолгарда барган төзекләндерү эшләре археологлар өчен зур табыш китерде. Болгар музей-тыюлыгының яңа елга вокзалы торачак урынын казыгында археологлар зур тарихи кыйммәткә ия булган табылдыкка юлыкканнар. Әлеге хәзинә XIII - XIV  гасырда яшереп куелган булган, ди тарихчылар. 6 данә алтын әйбер һәм 3 бакыр савыт 2, 5 метр тирәнлектә табылган. Ул янгын нәтиҗәсендә җимерелгән йортның подвалында яшерегән булган.

Болгар музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов сүзләренчә, алтын бизәнү әйберләре подвалның идәнендә үк чәчелеп яткан. Бизәнү әйберләре арасында кыйммәтле таш белән бизәлгән 3 алтын алка, фирүзә белән бизәлгән 2 асма беләзек, 1 йөзек бар. Беләзекнең берсе кош формасында эшләнгән, икенчесе имән чикләвеген хәтерләтә. Алар икесе дә бизәкле үрү техникасы ярдәмендә эшләнгән. Табылган савыт-саба исә ике казаннан һәм зур чүмечтән гыйбарәт.

Мәхмүтов әфәнде сүзләренчә, мондый зур табылдыклар соңгы 10 ел дәвамында бөтенләй булмаган. Табылган әйберләр барысы да Болгар музеена тапшырылган, дип хәбәр итә «Бизнес-онлайн» электрон газетасы.

Әйтергә кирәк, елга вокзалы төзелергә тиешле урында элек һөнәрчеләр кварталы булган. Мондагы казу эшләре вакытында элегрәк тә археологлар ике зәркан эшләнмә һәм бер йөзек тапкан булганнар. Хәзер исә Алтын Урда чорына караган 6 торак йорт урыны казыла. Ә казу эшләре алып барыла торган гомуми мәйдан 4 мең квадрат метр тәшкил итә. Археологлар табышлар алга таба да булыр, дип өметләнә.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе