Чечня Президенты Рамзан Кадыйров Интернетта үз блогын булдырган. Блог livejournal.com сайтында урнашкан.
Блог укучыларына мөрәҗәгатендә Президент Кадыйров соңгы арада бик күп сайтлар, блогларны Рамзан Кадыйров исеме белән ачалар, дип билгеләп үтте. «Аларның берсендә дә минем катнашым юк. Минем бер генә рәсми сайтым бар. Ул да булса Чечня Президенты сайты», - диелгән мөрәҗәгатьтә.
шулай ук ул үз блогын укучыларга: «Мин сезнең белән дуслашырга телим. Аралашыйк, теге яки бу вакыйга турында фикер алышыйк. Мин ачык күңелле, аралашучан кеше», - дип мөрәҗәгать итә. Кадыйровның аралашучан кеше икәнен сизеп алучылар аны шунда ук дусларына өстәргә тырыша. Ике көн эчендә генә дә Рамзан әфәнде 1300 Интернет кулланучы белән «дуслашкан». Р.Кадыровның блогы ya-kadyrov.livejournal.com адресы буенча урнашкан.
Соңгы арада сәясәтчеләрнең күбесе Интернет мөмкинлекләреннән актив файдалана башлады. Күп кенә ил җитәкчеләренең үз блоглары бар. Мисал өчен, Дмитрий Медведев, Барак Обама, хәтта Бөекбритания королевасы Елизавета II дә Интернетта үз блогларын алып бара. Аларга хәзер Чечня президенты Рамзан Кадыйров та кушылды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде